Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында «Татар кызчыгы-2023» бәйгесе узды

Бәйге биш этапта үткәрелде.

Янил урта мәктәбендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар кызчыгы-2023» бәйгесе узды. Күркәм традициягә әйләнгән, татар халкының милли гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чарада районның төрле балалар бакчаларында тәрбияләнүче биш яшьтән җиде яшькә кадәрге тугыз кыз катнашты.

Быел бәйге узган елга караганда бераз үзгәрәк иде, биш этапта узды. 
 Беренче өлештә катнашучылар визит карточкаларын тәкъдим итсәләр,  алдагы сынауларда “Әбием сандыгы”, “Мин сәнгатькә гашыйк”, “Оста кулда һөнәр бар” өлешләрендә милли киемнәр турында сөйләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, татар халкының милли ризыгы  - “Кош теле” әзерләделәр. 
Бәйгене үткәрә башлаган елларда бала нәсел шәҗәрәсендә алтынчы-җиденче буын бабайларын белергә тиеш дигән фикер әйтелә. Башта бу яңалыкны авырсынып кына кабул итсәләр дә, хәзер инде катнашучылар рәхәтләнеп җиде буын бабасы белән таныштыра алалар, күп вакыт һәм әзерлек сорый торган шәҗәрә агачын ясауга ирешкәннәр. 


- Соңгы елларда кызларның аш-суга осталыкларына да игътибар итә башладык. Гадәттә, әниләр ашарга пешергәндә кызларының борчып йөрүләрен өнәп бетермиләр. Ләкин тәрбия биргәндә нәкъ менә шуңа басым ясарга кирәк. Бу конкурска елдан-ел ата-аналарның игътибары арту да бик сөендерә, балалар да теләп катнашалар, - ди  «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина. 

Гран при иясе “Каенкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Амалия Александрова булды.

Беренче урынга “Кыңгырау” балалар бакчасыннан  Сәйдә Хәбибуллина лаек дип табылды.

Калган катнашучылар да һәр номинациядә үз урыннарын алдылар. 
Иң тырыш кыз  - Гүзәл Әхтәмова ( Зур Кукмара), 
Иң ягымлы кыз - Нәргизә Закирҗанова (“Чулпан” балалар бакчасы), 
Иң уңган кыз - Ләйлә Закирова (“Гөрләвек” балалар бакчасы), 
Иң милләтпәрвәр кыз -  Ләйлә Гайфетдинова ( “Салават күпере”),
Иң музыкаль бала - Хәят Галимҗанова (“Адай” авылы балалар бакчасы), 
Иң иҗади кыз - Әдилә Гайфетдинова (“Ядегәр” авылы балалар бакчасы), 
Нәфис сүз остасы – Нәфисә Нуриева (“Йолдызлык”)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев