Ир-ат үз гаебен таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны корал сыйфатында кулланыла торган предмет кулланып, сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепле дип тапты.
2024 елның 26 маенда кичен ир-ат күршесе белән бергә Лельвиж авылындагы азык-төлек кибете янында спиртлы эчемлекләр эчә. Ниндидер мизгелдә алар арасында конфликт килеп чыга, һәм гаепләнүче зыян күрүченең башына пыяла шешә белән суга. Нәтиҗәдә соңгысының сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Ир-ат үз гаебен таныды. Суд аңа шартлы рәвештә, шул ук сынау срогы белән 3 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә әле кермәде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев