Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике хуҗалык янган, 7 баш терлек һәлак булган

22 августта таң алдыннан районда көчле янгын була.

22 августта сәгать 02.28дә Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктында Мәмәшир авылының Ленин урамындагы хуҗалыкта янгын чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итте.

Кукмара районында ике хуҗалык янган, 7 баш терлек һәлак булган

«Хуҗалык корылмалары бер-берсенә тыгыз урнашканлыктан, ялкын телләре аларның берсеннән икенчесенә тиз арада тарала. Беренче янгын сүндерү подразделениесе хезмәткәрләре килгәндә ике хуҗалык тулысынча яна, утның яна торган корылмадан бер метр читтә төзелгән күршедәге торак йортка күчү куркынычы бар иде. Әлеге өйне янгын сүндерүчеләр саклап калды», — дип аңлатма биреде Илмир Хәбибрахманов.

Кукмара районында ике хуҗалык янган, 7 баш терлек һәлак булган

Янгын нәтиҗәсендә 285 квадрат метр мәйданда ике хуҗалык кара күмергә әйләнә, 7 баш мөгезле эре терлек һәлак була. Кешеләргә зыян килми.

Кукмара районында ике хуҗалык янган, 7 баш терлек һәлак булган

Корылмалар иминиятләнгән була. Янгын сүндерүгә 21 кеше һәм 12 данә техника җәлеп ителә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Кукмара районында ике хуҗалык янган, 7 баш терлек һәлак булган

фото: районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев