Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара паркында брусчатка һәм арт-объектны ватканнар

Кызганыч, арабызда булганны ватып-җимерү турында гына уйлап йөрүчеләр дә бар шул.

Шәһәрдә парк-скверлар төзекләндерелгәч, ничек сөенгән идек. Әмма, кызганыч, арабызда булганны ватып-җимерү турында гына уйлап йөрүчеләр дә бар шул.

Фотоларда Комсомол мәйданы һәм Бертуган Комаровлар кунак ишегалдындагы ял зоналары.

Күргәнегезчә, берничә фоторәсемдә җәяүлеләр юлына түшәлгән брусчаткалар. Аларны, ни өчендер, урыныннан кубарып алып, агач төбенә тезеп куйганнар.

Шулай ук берничәсен чирәм өстенә ташлаганнар, эскәмияләр янындагы юлга өйгәннәр.

«Ул брусчаткаларны нишләтергә белмәделәр инде. Әз генә кителгән, я ташы купкан урын күрәләр икән, шул арада сүтә башлыйлар. Югыйсә беркемгә комачау итми бит ул», - дип ачына шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин.

Фотоларның чираттагысында - Бертуган Комаровлар кунак ишегалдындагы арт-объект. Аны 12-13 август арасында ватканнар, кешеләре инде табылган.

Ә инде соңгы фотода көпә-көндез кәеф-сафа корып утыручы, эскәмияләрдә хәл җыеп ятучылар төшерелгән.

Райондашлар, кайткан кунаклар, булганны юкка чыгармыйк, саклап тотарга өйрәник инде!

Ринат Хәйруллин фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk