Кукмара-Нократ Аланы юлының икенче чакрымында “Тоннель” операциясе узды
Рейд барышында 50 транспорт чарасы тикшерелде, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 23 беркетмә төзелде
3 июльдә, 10.00-11.30 сәгатьләрдә Кукмара-Нократ Аланы юлының икенче чакрымында (Кәчимир, Яшел урам, 5) “Тоннель” операциясе узды. Рейд барышында 50 транспорт чарасы тикшерелде, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 23 беркетмә төзелде. 17 шофер - иминлек каешы куймаганга, 3 транспорт йөртүче укып булмый торган номерлы машинада хәрәкәт иткәне өчен штрафка тартылды. Документсыз, автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә хәрәкәт итүчеләргә берәр беркетмә төзелде. Бер автомобиль штрафлар тукталышына җибәрелде.
Фото ЮХИДИдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев