Кукмара музее — төбәгебезнең «тере» тарихы
Соңгы яңалыклар

Кукмара музее — төбәгебезнең «тере» тарихы

18 май — Халыкара музей хезмәткәрләре көне.

Халыкара музей хезмәткәрләре көне мәдәни мирасны саклау, үткән белән бүгенгене тоташтыру юнәлешендә хезмәт куючылар өчен аеруча әһәмиятле.

— Музейдагы һәр экспонат, һәр предмет — үткәннән килгән аваз. Безнең төп максат — тарихны саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру, — ди Кукмара «Туган якны өйрәнү» музее директоры Рамилә Хәсәнова. — Матур традициягә әверелгән «Бүләк итү көне» акциясенә дә шушы көннәрдә нәтиҗә ясадык. Быел райондашлар һәм кунаклар 150дән артык экспонат бүләк итте. 2020 елда фондта 8030 предмет исәпләнсә, бүгенге көндә аларның саны 9,5 меңнән артып китте. Музейга кабул ителгән һәр предмет контрольгә алына, дәүләт каталогына кертелә, махсус номер бирелә.

Бүген музейда 11 хезмәткәр эшли: фәнни хезмәткәрләр, лектор-экскурсоводлар, күзәтеп торучылар. Көндәлек фәнни-фонд эшчәнлеге белән беррәттән, коллектив районда яшәүчеләрне, төрле шәһәрләрдән килгән туристларны кабул итә, экскурсияләр, күчмә чаралар оештыра, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрдә катнаша, җәйге балалар лагерьларына да чыга.

Узган ел музейны 18 меңнән артык кеше тамаша кылган. Быелның беренче кварталында гына да 5 меңнән артык кунак кабул ителгән.

— Музейда төрле форматтагы чаралар — мастер-класслар, квестлар, тематик экскурсияләр — даими рәвештә үткәрелә. Аеруча итек түшәргә өйрәнү буенча мастер-класс зур кызыксыну уята. Бу шөгыль безнең төбәк тарихы белән тыгыз бәйле. Ул җиңел, мавыктыргыч, балаларга да, өлкәннәргә дә ошый, — ди лектор-экскурсовод Илнара Шәйдуллина. — Күптән түгел Түбән Камадан килгән балалар да музейда булып, милли кәсеп серләренә төшенде. Мондый очрашулар үткәнгә кызыксыну уята, туган як тарихын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. 

Музей — ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер. Биредә сакланган һәр ядкарь, һәр экспонат халкыбызның хәтерен, хезмәтен һәм рухын чагылдыра. Тарихка битараф булмаган, аны кадерләп саклаган кешеләр булганда, мәдәни мирасыбыз да яшәр, киләчәк буыннарга да ышанычлы кулларда тапшырылыр.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев