Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара кешесе законсыз рәвештә корал саткан өчен бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 41 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Суд аны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 222 маддәсе 4нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (утлы коралны законсыз сату) гаепле дип тапты.

Судта аның 2019 елның 11 июлендә Лубян авылында үзендә законсыз рәвештә сакланучы шома көпшәле “ИК-5” 24 калибрлы ау мылтыгын оператив-эзләү чарасы кысаларында эш иткән гражданинга 3 мең сумга сатуы ачыкланган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны бер елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү карары чыгарды. Хөкем карары үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk