Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Комбайнда аягы кысылган ир-атны коткарганнар

Коткаручылар гидравлик инструмент белән зыян күрүчегә ярдәм күрсәткәннәр һәм носилкада ир-атны ашыгыч ярдәм машинасына озатканнар.

Әлмәт янында 37 яшьлек эшчене коткарганнар, аның аягы комбайнга кысылган булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Алдагы көнне 10.10 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Кәләйдәге машина-трактор станциясе гаражында 37 яшьлек ир-атның аягы комбайнга эләгүе турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әлмәт эзләү коткару отряды хезмәткәрләре гидравлик инструмент ярдәмендә зыян күрүченең кысылган аягын ала, шуннан соң ир-атны носилкага салып, ашыгыч ярдәм машинасына илткәннәр.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X