"Киа" машинасы бетон коймага бәрелеп, йөртүчесе һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте вакытында ир-атның саклану каешын эләктермәгән булуы ачыкланган
Кичә кич Зәйдә “Киа” машинасының 55 яшьлек йөртүчесе, йөртү тизлеген арттырган һәм, идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән. Машина бетон коймага барып бәрелгән, дип яза Татар-информ.
“Киа” машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ир-атның саклану каешын эләктермәгән булуы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев