Әлеге акциядә җиңүчебезгә без, редакция кызлары, бүләк ясарга булдык: язгы матур бер көндә шул кешенең өенә барып, тәрәзәләрне юып бирәбез.
«Тәрәзә юа кызлар» исемле акциябезгә бүген нәтиҗә чыгардык. Әлеге акциядә катнашу өчен барлыгы 174 абунәчебезнең «Хезмәт даны» яки «Трудовая слава» газеталарына киләсе яртыеллыкка язылулары турындагы квитанцияләре теркәлде.
Бу юлы акциябезнең җиңүчесе булып Кукмарада яшәүче Минзиля Гайнанова танылды. Шушы көннәрдә без аларга кунакка, дөресрәге, тәрәзә юарга барачакбыз.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев