Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казахстанда самолет һәлакәтендә 15 кеше үлгән

Очкычта 93 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган.

Казахстанның Алма-Ата шәһәре күгендә Bek Air авиакомпаниясе очкычы һәлакәткә очраган. Очкычта 93 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булган. Әлегә 15 кешенең һәлак булуы, 66 кешенең зыян күрүе билгеле. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Казахстан Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Bek Air авиакомпаниясенең Fokker-100 самолеты Алма-Ата аэропортыннан һавага күтәрелгән вакытта биеклеген югалткан һәм төзелеп килә торган ике катлы йортка бәрелеп, торак кварталга егылып төшкән. Һәлакәт булган урында эзләү-коткару эшләре төгәлләнгән инде.

Очкычта барлыгы биш экипаж әгъзасы булган. Калган дүрт кешенең язмышы әлегә билгесез. Үлүчеләр арасында һава судносы капитаны Марат Муратабаев та бар. Аны инде таныганнар.

Informburo.kz басмасы хәбәр иткәнчә, авиакатастрофада чыгарылыш мөхәррире Дана Круглова да һәлак булган.

Шулай ук «Генераллар советы» оешмасы президиумы рәисе, юстиция генерал-майоры, СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре Рөстәм Кайдаровның гомере өзелгән. Бу хакта Tengrinews.kz басмасына советта катнашучы Мәхмүт Телегусов хәбәр иткән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев