Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Юрист эш сәгатеннән тыш эшләү закон буенча кайчан рөхсәт ителүен аңлатты

Закон буенча хезмәткәрнең үз ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.

Бары тик эш бирүче генә эш сәгатеннән тыш эш кушарга мөмкин, әмма бу закон буенча хезмәткәрнең үз ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. SuperJob сервисында юридик практика җитәкчесе Александр Южалин РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Закон эш сәгатеннән тыш башкарылган эшне рәсмиләштерү һәм аңа түләүгә карата таләпләр билгели. Әйтик, төп таләпләр мондый төрдәге эшне башкару бары тик хезмәткәр ризалыгы белән рөхсәт ителүенә кайтып кала (гадәттән тыш хәлләрдән тыш). Шулай ук бары тик эш бирүче генә эш сәгатеннән тыш эш кушарга мөмкин», — диде ул.

Шул ук вакытта, Южалин билгеләп үткәнчә, эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә карата чикләүләр дә бар: ул һәр хезмәткәр өчен ике көн дәвамында рәттән — 4 һәм елына 120 сәгатьтән дә артып китмәскә тиеш.

Эксперт шулай ук эш сәгатеннән тыш башкарылган эшкә югары күләмдә (эшнең беренче ике сәгате өчен — бер ярымнан да ким булмаган күләмдә, шуннан соңгы сәгатьләр өчен — икеләтә күләмдә) хезмәт хакы түләнүен искәртте. Хәер, аның сүзләренчә, мондый эш өчен түләүнең конкрет күләмнәре «күмәк килешү, локаль норматив акт яки хезмәт килешүе белән билгеләнергә мөмкин».

«Хезмәткәр теләге белән эш сәгатеннән тыш башкарылган эш өстәмә ял бирү белән дә компенсацияләнә ала», — дип сүзен төгәлләде Южалин.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев