Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Иске Йорт авылында яшәүче Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бәхетле парларның исеме «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Иске Йорт авылында яшәүче Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовларның бергә тигез, матур гомер итүләренә 50 ел тулды. Аларны әлеге истәлекле дата — алтын туйлары белән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев тә үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Бәхетле парларның исеме «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Иске Йорт авылында яшәүче Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтте

Фәрит абый тумышы белән Кыргызстанның Кызыл-Кия шәһәреннән, ә Дания апа — Иске Йорттан.

«Иске Йорт авылында безнең туганнар яши иде. Мин аларга кунакка кайттым да, шунда Данияне очраттым. Бик ошаттым үзен. Бер атна очрашып-сөйләштек һәм, никах укытып, Кызыл-Киягә китеп бардык. Анда 20 ел яшәдек, өч бала үстердек», — дип сөйли гаилә башлыгы. 

Иске Йорт авылында яшәүче Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтте

Кызыл-Киядә яшәгән вакытта Фәрит абый — шахтада, ә Дания апа хисап үзәгендә эшли. Туган якка кайткач, гаилә башлыгы иң элек ПМК-25тә, аннары авылдагы фермада эшли, хуҗабикә исә төрле эштә хезмәт куя. 

Иске Йорт авылында яшәүче Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бәхетле пар — Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовларның өч балалары, 7 оныклары бар. Ике уллары гаиләләре белән — Зур Кукмарада, ә кызлары Кукмарада яши. 

«Утны да, суны да бергәләп кичтек, борчу-мәшәкатьләрне уздырып җибәрә белдек. Яшьләргә әйтер сүзебез шул: бәхетле, тигез, матур итеп гомер кичерү өчен бер-берегезне аңлап, санлап яшәгез», — ди алар.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев