Гаилә җыры белән башланган язмыш: Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган табибәсе Равия Мухинаның сәнгатькә булган мәхәббәте
Соңгы яңалыклар

Гаилә җыры белән башланган язмыш: Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган табибәсе Равия Мухинаның сәнгатькә булган мәхәббәте

Равия Гаяз кызы кешеләрне савыктыруда да, әдәбият-сәнгать мохитендә дә мавыгып, башкарган хезмәтен яратып эш итә.

Алтмышынчы еллар. Мин туган авылым Арпаязда клуб мөдире булып эшли идем. Күрәсең, начар эшләмәгәнмендер, район җитәкчеләре күзенә дә чалынып киткәнмен, имеш. Көннәрдән бер көнне миңа район үзәгендәге мәдәният йортына күчәргә тәкъдим иттеләр. Үзешчән сәнгать тармагына җитәкчелек итәргә куштылар. 

Килүен килдем, әмма эшне кайсы ягыннан башлап җибәрергә дигән сорауга җавап таба алмый бимазаландым. Шул көннәрдә, бәхетемә, Казаннан Халык иҗаты йорты директоры, ул заманның билгеле дирижеры Разыя апа Яруллина килде.

Ул: «Эшне һәвәскәрләрнең республика смотрына әзерләнүдән башлап кара әле, бигрәк тә күмәк җыр, бию коллективлары, гаилә ансамбльләре әзерләүгә юнәлеш тоту әйбәт булыр. Республика смотрына шундый бер-ике күмәк башкаручылар төркемен чыгара алсагыз, бик тә әйбәт булачак», — диде.

Шулай эшләдек тә. Районның мәдәният хезмәткәрләре семинарында: «Һәр авыл клубыннан берәр генә булса да коллектив белән башкаручылар алып килүне максат итеп куегыз», — дидек. Рәхмәт төшкерләре, ул елны мәдәният хезмәткәрләре ничектер рухланып эшләделәр кебек. Һәвәскәрләр ярышының йомгаклау концерты бер көнге программага гына сыеп та бетә алмады. Ике көн рәттән төбәктәге үзәк сәхнәне дер селкеттеләр. Аларны карарга шул ук Разыя апа Яруллина да килгән иде. Ул, Казанга алып бару өчен, номерларны бик вәземләп сайлап алды. Кызыклы, киләчәктә үсеп китәрдәй төркемнәребез булу үзебезне дә шатландырды.

Бүчирмә (Березняк) дигән авылдан килгән Мухиннарның гаилә ансамбле чыгышын халык аеруча яратты. Дүрттән алып унике яшькәчә бертуган биш кыз тезелеп килеп чыгуга ук кул чаба башлаган тамашачылар, аларның һәр җырын күтәреп алды, көчле алкышлар белән бәяләде.

Кызларның киемнәре, үз-үзләрен табигый һәм иркен тотулары, җырлаганда бер-берләренә мәгънәле итеп караштырулары, барыннан да бигрәк колакка ятышлы итеп җырлаулары залда утыручыларның исен китерде. Балалар хәтта ике тавышка җырлыйлар кебек тәэсир кала иде. Тыңлый торгач белдем, аларның бер-икесе башка октаваның шул ук ноталарын алып баралар икән. Шушы яңалык кызларның җырын тагын да күркәм, матур яңгырашлы итә булып чыкты.

Халык боларның әти-әниләре, җырларга өйрәтүчеләре кем икән дип кызыксынды, сәхнәгә чыксыннар, дип кул чапты. Шуңа җавап итеп, чыгышлары тәмамлангач, кызлары янына аларның әниләре Разыя апа чыгып басты. Баксаң, кызларын әзерләп сәхнәгә чыгаручы ул үзе икән. Авыл шартларындагы бик аз гына булган мөмкинлекләрне файдаланып, балаларында әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә тырышып яшәве һәммәбезне сокландырды.

Алтмышынчы елларда әле татарча сөйләүче телевидение тапшырулары да Казаннын читтәрәк булган районнарга килеп җитми иде. Авылда яшәүчеләрне әдәбият-сәнгать белән тоташтыручы бердәнбер мөмкинлек — радио тапшырулары. Разыя апа балаларына радиодан бирелүче спектакльләрне бергәләп тыңлату җаен карый. Балалар тапшыруларда яңгыраучы җырларны да бик тиз отып алалар, аннан бергәләп җырлап йөриләр, өй концертлары куеп мәш киләләр. 

Әтиләре Гаяз Мөхәммәт улы Ватан сугышында катнашкан, илле бер яшендә фаҗигале рәвештә һәлак булган. Биш кыз бала белән тол калган әниләренә бик авырга туры килгән килүен, әмме ул нык холыклы, яшәешкә өмет белән карый торган, көчле рухлы хатын булып чыга.

Менә бу юлы да, һәвәскәрләр ярышында гаилә ансамбльләре чыгышына махсус кызыксыну булачагын ишетеп, балаларын шушы сәнгать бәйрәмендә күмәк җыр белән чыгарырга ниятли. Аларның мөмкинлекләренә туры килердәй җырлар сайлый, үзе белгән кадәр җырлау ысулларына өйрәтә. Кул астында булган тукымалардан оештырып, бер очтан күлмәкләр тегә. Ана беркемнең дә ярдәмен өмет итми. Гаиләнең район үзәгенә җырларга баруын, зур уңышка ирешүен авыл җитәкчеләре соңыннан гына, мактау грамоталары, бүләкләр алып кайткач кына белә. Казанның үзенә кадәр барып чыгышлар ясап кайткач, гомумән, исләре китә.

Әйе, бу гаиләнең районыбызда, халык әйтмешли, күз өстендәге каш булып әверелүе, аларга карата халык мәхәббәтенең барлыкка килүе безгә — район мәдәнияте җитәкчеләренә дә көтелмәгәнрәк булды. Әгәр район мәдәният йортында концерт-фәлән куябыз, дисәк, Бүчирмәдән Мухиннар гаиләсе киләме дип сорый башладылар. Алар да була, дисәк, шунда ук билет алу хәстәрен күрәләр. Без исә, җаен табып, аларның концертта катнашуларын тәэмин итәргә тырышабыз.

Тамашачыларыбызның алар белән кызыксынулары артканнан-арта тора. Нинди нәселдән, шулай осталыкка кайда өйрәнгәннәр? Ни өчен татар авылындагы гаилә Мухин фамилиясен йөртә икән, дип тә сорыйлар. Сорашкач, шуны белдек, монда башка милләтнең бернинди дә катнашы юк булып чыкты. Гомеренең башында Гаяз дигән үсмергә чит төбәкләрдә дә яшәргә туры килә. Аннан фамилияң кем дип сорыйлар. Ул үз исемен, әтисенең исемен генә белә, фамилиясен белми икән. Аңа әйтәләр: әтиең Мухаммет икән. Әйдә, фамилияң Мухин булсын. Яшь малай нәрсә дисен? Шулай дип язып куялар да. Шушы фамилия аңа «ябышып» кала. Гомере озын булса, бәлки, үзебезчәсен кире кайтарырга җаен тапкан да булыр иде. Әмма язмыштан узмыш юк шул.

Әниләре Разыя шул ук Кукмара районының Пычак авылыннан. Бу яклардагы атаклы Кызыл тау астында урнашкан бик матур авыл. Биредән Пугачев явында хәрби берләшмәнең зур җитәкчеләреннән берсе Мәсәгут Гомәров чыккан. Разыя ханымның әтисе Газизулла исемле булган. Сүз уңаенда әйткәндә, минем әбием шушы Газизулланың нәсел-нәсәбе ничектер безнекенә дә килеп тоташа, дия торган иде. Ул аны Гайзулла дип атап йөртте. Пычакка Гайзуллаларга төшеп менәм әле, Гайзуллага барып кайтам әле, дип сөйләшкәне колакка кереп калган.

Шушы Газизулла абзыйның улы (Разыя апаның бертуган энесе) Фәйзелхак исемле булып, икътисад фәннәре докторы, профессор кебек зур дәрәҗәләргә иреште. Казан педагогия институтында сәяси икътисад кафедрасын җитәкләде. Аның белән үземә дә бер институтта эшләү насыйп булды. Шөкер, Фәйзелхак Газизулла улы бүген дә исән-сау, йөз яшен тутырды. Менә күп еллар әлеге нәселнең горурлыгы Равия Гаяз кызы Мухина белән дә аралашып, хәтта иҗади хезмәттәшлектә яшибез дияргә була.

Әмма Равиягә, бүгенге көндәге хөрмәткә ия булганчы, шактый катлаулы юллар үтәргә туры килә әле. Ул кызларның дүртенчесе булып дөньяга килә. Үз авылларында сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, туп-туры Казан медицина училищесының фельдшерлык бүлегенә укырга керә. Ни өчен? Бу зыялы гаиләдә китаплар күп була. Кызлар аларның барысын да укыйлар, аларда сурәтләнгән геройлар кебек булырга хыялланалар.

Кызларның кайсысына Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында», икенчеләренә абдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романнары ошый. Равия исә шул ук авторның «Ак чәчәкләр» әсәренә гашыйк. Анда сурәтләнгән вакыйгалар эчендә кайнаган Гөлшаһидә образы күңеленә бигрәк тә якын булып кала. Эх, шундый зур эшләр башкара алсаң иде ул, дип хыяллана. Уйлый торгач, катгый карарга килә:

— Нигә Гөлшаһидә кебек булмаска? Ул да авыл кызы икән ич. Андый нәтиҗәләргә ирешү юлы — белем алу, медицина өлкәсе өчен кадрлар әзерли торган уку йортына барып керү. Хәзергә училищега!

Кызының бу ниятен беләч, зирәк ана әйтә:

— Урта мәктәпне тәмамлап, турыдан-туры медицина институна керергә дә булыр иде. Әмма тагын ике ел мәктәптә укыйсы, аннан алты еллап институтта белем аласы. Хезмәт хакы ала башлаганчы кимендә сигез-тугыз ел вакыт кирәк булачак. Тагын дүрт туганыгызны да укытасы бар бит әле. Матди хәлебез шактый авыр. Медицина училищесында укый торсаң, дүрт-биш елдан үз килерең булачак. Әйдә, кызым, тәвәккәллә!

Равия шулай итә дә. Сигезенче сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган, җитди табигатьле кызны училищега бик теләп алалар. Ул инде монда укыганда ук санитарка булып та, кулыннан килгән-килмәгән башка эшләрне башкарып та үз көнен үзе күрә башлый. Училищеда ук булачак белгечлегенең бөтен нечкәлекләренә төшенергә тырыша. Биредәге мохит аңа белем бирү белән бергә кешеләрне дәвалау күнекмәләренең күбесен өйрәнү мөмкинлеген тудыра. Шуңа күрә ул бүгенге яшьләргә боай ди:

— Сүз дә юк, үзен табиб булуга чын-чынлап багышлаган кеше медицина училищесы аркылы да узарга тиеш!

Биредәге укуын тәмамлап, унбишенче хастаханәнең травмотология бүлегендә шәфкать туташы булып җиде елга якын эшләү дәверендә дә Равия Гаяз кызы зур тәҗрибә туплый. Үзендә табиб булырлык мөмкинлек барлыгына ышана. Медицина институты исә мондый әзерлекле һәм омтылышлы кызны үз кочагына рәхәтләнеп ала.

Ниһаять, ул 1986 елда табиб дигән диплом, шуның белән бергә зур әзерлек алып, республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегенә эшкә килә. Нәкъ менә шушында эшләгәндә коллегалары белән берлектә махсус ревматология бүлеге оештырырга кирәклеген аңлыйлар да. Шулай иткәндә, бик күп авыруларны дәвалау өчен махсус ысуллар, технологияләр кулланырга мөмкин икәнлеген күрсәтеп нигезләмә әзерлиләр. Тиешенчә төшендергәч, әйткәннәрен дәлилләп күрсәтеп биргәч, бу тәкъдимне җитәкчеләр дә хуплый.

Шулай итеп, Шамов клиникасы дип йөртелгән хастаханәдә шундый үзәк оештырыла. Бу бөтен Идел буендагы беренче үзәк була. 2008 елда исә бу үзәкне мөмкинлекләре тагын да зуррак булган җиденче хастаханә бинасына күчерәләр. Тора-бара әлеге үзәкнең даны Идел буе төбәкләренә, бөтен илебезгә тарала. Чөнки биредә үз эшләренең зур осталары җитлегә. Профессор Рәйсә Шәрәфетдин кызы Абдрахманова кебек галимнәрнең биредә булуы үзе генә дә әлеге үзәкнең абруен югары күтәрүгә сәбәп була. 

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, Рәйсә Абдрахманова да табиблык юлына очраклы гына килеп чыккан зат түгел. Аның якын туганнарыннан булган Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов әле инкыйлабка кадәр үк Казан университетында медицина факультетын тәмамлаган. Бөтен гомерен шәһәр клиникаларында эшләп уздырган, яхшы доктор дигән исем казанган.

Әлеге шәхес турында сүз барганда, тагын шул да искә төшә — Әбүзәр Батыргәрәй улы татар әдәбиятының классигы Әмирхан Еникигә кардәш туры килә. Унбиш яшендә Казанга килгәч, булачак язучы күпмедер вакыт шушы абзыенда фатирда да торып ала. 

Равия Гаяз кызы, сөйләшеп утырганда, үзенең Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Габдрахман Әпсәләмов кебек зур әдипләребез иҗатын яратып өйрәнеп баруын горурлык белән әйтә. Аларның әсәрләреннән күңелендә урнашып калган хәл-әхвәллрне искә төшерә, сөйләменә китаплардан тирән мәгънәле сүзләрне кертеп-кертеп җибәрә.

Казанда уку елларында әдипләр студентлар янына очрашуларга да килгәлиләр, дөресрәге, укытучылары махсус чакырып алалар. Равия бигрәк тә Габдрахман Әпсәләмов сөйләгәннәрне хәтеренә сеңдергән. Баксаң, «Ак чәчәкләр» романында сурәтләнгән Әбүзәр Таһиров образы алдарак телгә алынган Әбүбәкер Терегуловны күздә тотып иҗат ителгән икән.

Эш болай була: яшь чагында, хәтта фронт шартларында да үзен сәламәт хис иткән Габдрахман Әпсәләмов сугыштан соңгы елларда, йөрәге авыртып, озак-озак хастаханәләрдә ятып чыга. Соңгысында дәвалану өч айга якын сузыла. Һәрберендә дә аны шушы Әбүбәкер Терегулов дәвалый. Әле сугыш вакытында ук табибларны, шәфкать туташларын әсәрләрендә гәүдәләндергән язучы әлеге профессорны да ныклап күзәтә башлый. Коллегалары, авырулар белән ничек аралаша, ни рәвешле авыруның сәбәпләрен өйрәнә, диагноз куя, үз-үзен тотышында аңа гына хас нинди үзенчәлекләр бар... Шул күзәтүләрен калын дәфтәренә язып-язып куя.

Менә шул язмалары әсәрне иҗат иткәндә нык ярдәм итә. Ул тудырган Әбүзәр Гәрәевич образы, тирән белемле, оста дәвалаучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе булу ягыннан да ачыла. Яшь коллегалары өчен ул гаделлеге, кешеләргә ихтирамлы һәм игътибарлылыгы ягыннан матур үрнәк булып гәүдәләнә. Аңарда тәрбияләнгән Рәйсә Абдрахманова кебек белгечләр инде үз нәүбәтләрендә бу яхшы традицияләрне Равия Мухина кебек сәләтле яшьләргә күчерәләр. Менә шулай талантлы табиблар хезмәттәшлегенең өзелмәс чылбыры барлыкка килә. 

Монда инде, сүз дә юк, Равия Гаяз кызына гаилә тәрбиясенең дөрес, ныклы нигезгә куелганлыгы да ярдәмгә килә. Ник дигәндә, аның башка туганнары да, тормышта үз сукмакларын табып, илгә, халыкка файдалы булып яшиләр. Раушан исемлесе районда абруйлы укытучы, мәгариф идарәсенең күренекле методисты булу өстенә менә дигән гармунчы булып чыкты. Белем һәм тәрбия бирүдә аңа гармуны да ярдәмгә килде. Мәрзыя исемлесе шагыйрә буларак танылды. Аның шигырьләренә язылган җырлар сәхнә түрләреннән яңгырап тора.

Равия Гаяз кызы үзе дә менә ничә еллар инде ревматология үзәгендә «Ак чәчәкләр» җыр ансамбле оештыра. Авыруларны коридорга җыеп, физик тәрбия күнегүләре ясату, ара-тирә күмәк җыр белән рухландыруда да башлап йөри. Республиканың радио һәм телевидение тапшыруларында да еш катнаша. 

Көтелмәгәндә ул җәмәгатьчелеккә яңа ягы белән ачылды. Табиблар тормышыннан «Ак чәчәкләр кебек» дигән драма әсәре иҗат итте. Психологик коллезиягә корылган сюжетлы бу әсәр тамашачыларның кызыксынуын тудырды. Габдулла Кариев исемдәге яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ринат Әюпов сәхнәләштергән әлеге спектакль менә бишенче ел инде репертуарда уңышлы рәвештә яши, һәр куелышта тамаша залы тулы була.

Шунысы кызык: тәнәфес вакытларында театр фойесында Равия Гаяз кызы үзе үк тамашачылар белән аралаша, җырлы уеннар оештыра. Әле минем мондый авторны күргәнем юк иде. Ул театр эшчәнлегенә шундый күңелле яңалык та алып килде. Равия Мухина әлеге әсәрне китап итеп тә бастырды. 

Кинәнеп әйтергә туры килә: Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган табибәсе Равия Гаяз кызы Мухина кешеләрне савыктыруда да, әдәбият-сәнгать мохитендә дә мавыгып, башкарган хезмәтен яратып эш итә. Билгеле булганча, яраткан кеше үзе дә матур була. 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Казан федераль университетының атказанган профессоры

Фото: шәхси архивтан 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев