Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмара урамнарына төрле арт-объектлар урнаштырылды

Моннан тыш, шәһәргә 1400гә якын агачлар һәм куаклар утыртылган

Кукмара шәһәре күзгә күренеп матурлана, урамнар, парклар, төрле объектлар каршындагы мәйданчыклар, күпкатлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә. Кукмараның шәһәр статусы алуы нәтиҗәсендә узган ел һәм быел республика бюджетыннан 35әр миллион сум акча бүлеп бирелү дә зур күләмдә эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. 

10 майдан бүгенге көнгәчә шәһәр урамнарына 1843 рейс кара балчык кайтарылды. Алардан газоннар ясалып, махсус үлән чәчелде, 45 мең төп чәчәк утыртылды. Баганаларга һәм коймаларга да чәчәк савытлары (вазоннар) урнаштырылып, һәркайсы петунияләр белән бизәлде. 1400гә якын агачлар һәм куаклар утыртылып, бүгенгәчә су сибеп торыла. Балаларга белем бирү учреждениеләре коллективлары көче белән шәһәр урамнарына төрле арт-объектлар урнаштырылып, чәчәк композицияләре ясалды. 

Моннан тыш, шәһәрне чүп-чардан, америка өрәңгесеннән, иске сарай-корылмалардан арындыру, авария хәлендәге йортларны сүтеп, калдыклары белән зур ерганакларны күмү буенча зур эш башкарылды. Шәһәрне яшелләндерүгә бюджет оешмасы хезмәткәрләренең зур булышлыгы керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk