Чишмәбаш укучылары әти-әниләрен бәйрәмнәр белән котлады
Соңгы яңалыклар

Чишмәбаш укучылары әти-әниләрен бәйрәмнәр белән котлады

Бергәләшеп уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

Чишмәбаш мәктәбендә бик күңелле "Гаилә бәйрәме" узды. Укучылар әти-әниләрен котлап бүләкләр тапшырдылар. Бергәләшеп уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучылар көче белән концерт әзерләнде. Әти-әниләрдән Хаҗиева Альбина, гармунчы һәм җырчы Ахкамов Айдар, Булат һәм Эльмира Гомәровалар башкарган җырлар һәркем күңеленә хуш килде. Һәр сыйныф әти-әниләре аерым хор белән дә җырларладылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Кичә тәмамлангач та, әти-әниләр кайтырга ашыкмадылар. Яшьлек чоры музыкаларына биеделәр, күңел ачтылар. Җыр һәм биюләр белән үрелеп барган бәйрәм һәркем күңелендә матур истәлек булып сакланыр.

Суфия Шәфигуллина

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев