Өйрәнүләр ике сценарий буенча барды.
Бүген Кукмараның күппрофильле лицеенда «Белем бирү учреждениеләренә кораллы һөҗүм вакытында охранникларның, мәгариф хезмәткәрләренең гамәлләре һәм бинада, хокук бозучыны кулга алганнан соң, шартлаткыч җайланма куелган булуы ачыклану» дип аталган Бөтенроссия укулары булды.
.jpg)
Өйрәнүләр ике сценарий буенча барды. Беренчесе, кораллы һөҗүм итүчене юк итү булса, икенчесе, җинаятьче куйган шартлаткычны зарарсызландыру.
.jpg)
Сценарий барышында мәгариф учреждениесе һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашты.
.jpg)
Өйрәнүләр ахырында сценарийга нәтиҗә ясалды, дөрес алгоритм буенча эшләргә кирәклеген ассызыклап киңәшләр бирелде.

фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев