Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада телләрне саклау һәм үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

Семинар Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды.

Бүген Кукмарада Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәгә Балтач, Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан аңа телләрен саклау буенча җаваплы затлар, укытучылар чакырылган иде. 

 

​Семинар-киңәшмәне ачып, Марат Әхмәтов, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, дип билгеләп үтте. Ул 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның соңгы статистикасын мисал итеп китерде. Аның сүзләренчә Республикабызда яшәүче төп халыкларның саны кимү күзәтелә.  2010 елда алынган мәгълүматлар белән чагыштырганда бүгенге көндә удмурд, чуваш, мари, мордва халкы  кимегән. Балтач һәм Менделеевск районнарында  удмурд һәм мари халкы санының тотрыклы булуы әйтеп үтелде.

 

Киңәшмәдә шулай ук районнарда туган телне өйрәтү эшенең торышы, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә газеталар чыгару турында да фикер алыштылар. Шунда ук телләр буенча олимпиадаларда, грант конкурсларында катнашу, кадрлар әзерләү күрсәткечләре дә китерелде.

Автор һәм Гөлназ Нәҗипова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев