Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Березнякка чемпион кайтты

Чемпион дигәнебез – “Леди Лика” кушаматлы ат

Татар халкы элек-электән атларга битараф булмаган. Чөнки барлык кыр эшләрен башкарган, йөк ташыган, транспорт ролен дә үтәгән алар. Әмма вакытлар узган саен кешенең төп таянычы, горурлыгы, ышанычлы юлдашы булган әлеге йорт хайванына ихтыяҗ бермә-бер кими. Күбебез милли бәйрәм - Сабан туенда ат чабышын көтеп алып, җайдакларга кычкырып-сызгырып көч биреп торсак та, “тимер ат”лар заманында яшәгәнгәме, хуҗалыкларда асрарга җөрьәт итмибез үзләрен. Шулай да “ат чире” кагылган райондашларыбыз юк түгел. Әнә бит Березняк авылында яшәүче Зәйнәгыевлар гаиләсе хәтта үз тормышларын аттан башка күз алдына да китерә алмый.

- Һөнәрем буенча мал табибы булгангадырмы, каралты-кура тирәсендә кайнашырга, терлек асрарга яратам. Хәзер инде лаеклы ялда мин, әмма пенсиягә чыктым дип, бер дә тик торганым юк. Сыер малларыбыз, кош-кортлар бар, умарталар да тотабыз. Ә инде атларга килсәк, аларны 70нче еллардан бирле асрыйбыз. Эш өчен дә файдаланабыз, сугымга да калдырабыз. Хәзер дә бер зур атыбыз, ике колыныбыз бар. Ат – бик акыллы җан иясе. Кешенең күңел халәтен шул арада сизеп ала ул. Кәефең булмаса, борчыла, көйсезләнә башлый. Әйткәнеңне дә аңлаган сыман башларын кырын салып тыңлап тора, - ди Альберт абый.

Зәйнәгыевларның бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яшәүче өлкән уллары Ленар да атларга мөкиббән. Мәктәп елларында үзенең чабышкы аты белән Сабантуйларда еш катнаша торган булган. 

- Ул вакытларны хәзер дә сагынып искә алам, - ди Ленар. - Ярышлар алдыннан бик нык дулкынлана идем. Ат белән көн саен кичен йөреп кайтасың, рухи яктан да әзерләнәсең. Бәйге вакытында йөрәгең дөп-дөп тибә, колакта чың-чың итеп тояклар тавышы яңгырый – хис-кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел. Һәрдаим шөгыльләнүләрнең нәтиҗәсен күреп, беренче булып килү бәхетен тату – иң рәхәт мизгелләрнең берсе ул. Атларга булган мәхәббәтем еллар узган саен да сүрелмәде. Узган ел чиста токымлы инглиз чабышкысы сатып алган идем. Аның белән тәүге тапкыр Марий Эл Республикасында узган чаптарлар бәйгесендә катнаштык. Быел исә Әлмәт ипподромында үткәрелгән “Көзге стартлар” ат-спорт ярышларында беренчелекне алды, Кубок һәм Диплом белән бүләкләндек.

Баскан җирендә уйнаклап торучы “Леди Лика” кушаматлы әлеге ат җәйге чорда Казан тирәсендәге бер хуҗалыкта яши. Аның белән яздан көзгә кадәр атлар тотучы тренер, шул ук вакытта җайдак та булып торучы Адель Габидуллин дигән егет шөгыльләнә.

- Бүгенге көндә минем хуҗалыкта биш чабышкы ат бар, - ди тренер-жокей. - Ленарның аты - бик затлы токымлы. Аның туклану рационы, тренировкалар – барысы да расписание нигезендә алып барыла. Чабышкының мускулларын, сулыш системасын ныгыту өчен көн саен шөгыльләнергә кирәк. Тренировкалар иртән иртүк башлана. Атлар атнага бер көн ял итәләр. Әлмәттә узган ярыштан соң мин генә түгел, “Леди Лика” да зур горурлык кичерде. Җиңү шатлыгыннан атның хәтта күзләре дә очкынланып янгандай булды. Кышка ул авылга китте. Бу арада аннан башка күңелсез әле.  

- Инглиз токымлы атларны тыныч холыклы дип әйтмәс идем. Җаен белсәң генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Төп хезмәтем башка өлкәдә булганлыктан, минем аңа вакытым калмый. Шуның өчен атны да ышанычлы җайдакка тапшырам, - ди Ленар. – Инглиз токымлы атның торагы чиста, җылы һәм коры булырга тиеш. Ә инде астына һәрчак коры пычкы чүбе түшәргә кирәк. Махсус шампунь ярдәмендә атнага ике тапкыр юасың, саф һавага алып чыгасың. Туклануга килсәк, аның да үз тәртибе бар. Көнгә өч тапкыр ашату сорала. Рационның яртысын печән алып тора, шулай ук алар протеин һәм энергиягә бай булган солы, арыш, кукуруз, борчак, ә инде яшелчә, җиләк-җимешләрдән кишер, чөгендер, алма, бәрәңге ярата, витаминнар һәм тоздан да баш тартмый. Минераль һәм витаминга бай өстәмәләр – балык мае, чүпрә дә атның сәламәтлеге өчен файдалы. Чабышкы ат булгач, шөгыльләнүләргә күп энергия сарыф ителә. Алар көнгә 60 литр чиста су эчәргә мөмкин. Кышка исә тәүлеккә 30 литр су да җитә. Мал табибы һәрдаим күзәтеп, тиешле вакытта вакциналар ясап тора, авырып китсә дәвалый. Җәй көне тоякларын чистартып майлыйсың, дага куясың. Сезон беткәч, әлеге дагалар алына.

Ленарның 5 яшьлек кечкенә улы Әскәр да атлар янына барырга ашкынып тора. Яллар җитүен түземсезлек белән көтеп ала, “Леди Лика”ны шикәр белән сыйларга ярата икән.

- Махсус арба сатып алган идек. Аның ярдәмендә күптән түгел атыбызны Березнякка алып кайттык. Хәзер ул әти тәрбиясендә. Без исә җай чыгу белән хәлен белергә кайтабыз, - ди Ленар.

- Улыбызның ат сатып алу теләгенә мин дә, тормыш иптәшем Фәния дә каршы килмәдек. Кышын да авырсынмыйча үзебезгә сыендырабыз. Баш санын арттыру, иптәшкә тагын берне алу планы да юк түгел, - ди Альберт абый. – Инглиз атларының тиресе юка була, алар көчле салкыннарда туңа. Чирләп китмәсен өчен өстенә ябарга махсус япмасы бар. Көн саен саф һавага алып чыгам, хуҗалыгыбыздагы башка атлар белән дә аралаша. Бер дә кыргый түгел, бик тәртипле ул. Кунак булсаң - тыйнак бул, дип тә әйтеп куйган идем, сүземә колак сала тагын үзе...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X