Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Беренче кыңгырауда була алмадым

Яшьтәшләрем укырга киткәнне өй тәрәзәсеннән карап калдым, елыйсыларым килде

Өч оныгым мәктәптә укып йөри. Балаларның мәктәпкә китүләрен иртә белән капка төбеннән күзәтергә яратам. Шул чакта бик тә күңелем була. Үземнең дә беренче сыйныфка барганыма 69 ел узып киткән инде. Әмма миңа беренче кыңгырау тавышын ишетергә насыйп булмады шул.

...1949 елның сентябрь ае. Бик авыр еллар, ачлык, ялангачлык… Сугыш беткәнгә дә дүрт ел үткән. Биш баланы ятим калдырып, әтиебез сугышта үлеп калды. Миннән олырак ике абыем һәм апам мәктәпкә йөриләр иде. Укырга барасы булганга, минем дә күңелем күтәрелде. Дәфтәрләр, уку кирәк-яраклары алырга мөмкинлек булмаганга күрә, әнием мине мәктәпкә җибәрмәде. Яшьтәшләрем укырга киткәнне өй тәрәзәсеннән карап калдым, елыйсыларым килде. Кичләрен уйнарга чыккач, күрше малайларының мыскыллавы да истә калган. Ләкин бу күңелсез хәл бер ай чамасы гына дәвам итте. Ул вакытта мәктәп директоры булып Мердеев дигән кеше эшли иде. Аның хатыны Сара апа беренче сыйныфларны укытты. Беркөнне ул безгә килеп керде дә әнием белән озаклап сөйләшеп утырды. Мине мәктәпкә җибәрергә барыбер үгетләде бит: иптәшләре белән бергә белем алсын, булышырмын, диде. Икенче көнне үк, мин, абыйларыма ияреп, шатланып укырга киттем. Чынлап та, Сара апа миңа бик ярдәм итте: киемнәр дә бирде, өйләренә алып кереп ашатып та чыгарды. Менә бит безнең Янил авылында нинди мәрхәмәтле укытучылар бар иде! Әнием дә, Сара апа да күптән мәрхүмнәр инде. Бу язмам аларның рухларына дога булып барып ирешсен иде.

Мурат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk