Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Байлангарда “Туган җирне сөйгән ир солтаны” дигән кичә үткәрелде

    Анда 80 ел гомеренең 46 елын туган авылына, хуҗалыкка хезмәт итүгә багышлап, тырыш, намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган авылдашыбыз Сәгыйдулла Кәримуллин хөрмәтләнде

    Реклама

    Байлангар мәдәният йортында “Туган җирне сөйгән ир солтаны” дигән кичә үткәрелде. Анда 80 ел гомеренең 46 елын туган авылына, хуҗалыкка хезмәт итүгә багышлап, тырыш, намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булган авылдашыбыз Сәгыйдулла Кәримуллин хөрмәтләнде. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә элеккеге хезмәттәшләре, аннан игелек күргән Байлангар җирлеге халкы, дуслары, якыннары җыелды. Хатирәләр яңарды, истәлекләр кузгалды, юбилярга багышланган тәбрикләүләр, җырлар яңгырады, биюләр куелды, дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Әгълиуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: