Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Татарстанда — җәй» республика проекты кысаларында узды.
Шәһәрнең Комсомол мәйданында Россия көне уңаеннан бәйрәм узды. Ул патриотизм, Ватан белән горурлану һәм аның күпгасырлык тарихына хөрмәт рухы белән сугарылган иде.
Тантаналы чара кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Руслан Шакировның әти-әнисенә улларының Батырлык орденын тапшырды. Югары дәүләт бүләге хәрбигә Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен бирелде. Чарада катнашучылар якташыбызның батырлыгын бер минутлык тынлык белән искә алып, хөрмәт күрсәттеләр.

Шулай ук Сергей Димитриев махсус хәрби операциядә катнашкан 12 якташыбызны «Кукмара районы каршындагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләде. Бу көнне районның патриотик тормышында актив катнашучы һәм Ватанга хезмәт итү традицияләрен лаеклы дәвам итүче яшьармиячеләр дә билгеләп үтелде.
Бәйрәмнең иң якты мизгелләренең берсе — чарада катнашучыларның Бөтенроссия «Бердәмлек хороводы»нда катнашуы булды.

Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Татарстанда — җәй» республика проекты кысаларында узды. Ул тагын бер кат Ватанга мәхәббәт, аның тарихына хөрмәт һәм киләчәге өчен җаваплылык — буыннарны берләштерүче төп кыйммәтләр булып калуын раслады.

#летовТатарстане
#айдагулять
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев