Рейд вакытында кагыйдә бозу очраклары да теркәлде: ике шоферга административ беркетмә төзелде.
Төп игътибар машиналарда балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә юнәлдерелде.
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары дәвам итә. Әмма ял вакытында да иминлек кагыйдәләрен онытырга ярамый.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыктык. Төп игътибар машиналарда балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә юнәлдерелде.
- Балаларны туганнан алып 7 яшь тулганчы автомобильдә бары тик махсус автоутыргыч кулланып кына йөртергә кирәк. 7 яшьтән 11 яшькә кадәргеләр алдагы яки арттагы утыргычта автокреслода яки бустерда булырга тиеш. Баланың буе һәм авырлыгы мөмкинлек биргән очракта гына иминлек каешын куллану рөхсәт ителә. Өлкәнрәк балаларга иминлек каешы эләктерү зарур. Бу – формаль таләп кенә түгел, ә баланың гомерен саклап кала торган мөһим чара, - ди район дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы Ранил Гыйниятуллин. - Битарафлык кайчак төзәтеп булмаслык фаҗигагә китерергә мөмкин. Юлга чыкканда кагыйдәләрне төгәл үтик, балаларның иминлеген беренче урынга куйыйк.
Рейд барышында күпчелек йөртүчеләрнең таләпләрне үтәве куанычлы булды: машиналар автоурындыклар белән җиһазландырылган, балалар иминлек каешлары белән эләктерелгән.
- Мин - дүрт бала әнисе. Икенче сабыем тугач, руль артына утырдым. Һәр баламның да үз автоурындыгы бар. Хәтта якын арага гына барасы булганда да таләпләрне үтибез. Чөнки баланың гомере һәм сәламәтлеге - минем өчен беренче урында, - ди Кукмарадан Фирүзә ханым.

Ләйсән Миннанова да - кагыйдәләрне төгәл үтәүче шофер.
- Кызым да, улым да һәрчак махсус җайланмада йөри. Ансыз беркайчан юлга кузгалганыбыз юк, - ди ул.

Рейд вакытында кагыйдә бозу очраклары да теркәлде: ике шоферга административ беркетмә төзелде.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев