Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы көтелә

Ял көннәрендә көндезләрен һава температурасы 22 градуска кадәр җылыначак.

Атна уртасыннан Татарстанда җылы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Соңгы вакытта республика «поляр киңлекләрнең салкын һавасында формалашкан төньяк-көнбатыш антициклон йогынтысында», - дип аңлата синоптиклар.

Төбәктә бүген һәм иртәгә әлеге антициклон китергән салкын һәм, нигездә, коры һава торышы сакланачак. Сишәмбе, 3 сентябрьдә, Татарстанның көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 сентябрьдә, республика территориясендә бераз җылытачак. Төнлә термометр баганалары нульдән +4 градуска кадәр төшәчәк, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +15..+21 градуска кадәр җылы булачак. 5 сентябрьдә урыны белән генә бераз яңгыр яварга мөмкин.

Метеорологларның фаразлавына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 6 һәм 7 сентябрьдә, Татарстанда температура фоны тагын бераз күтәреләчәк. Төнлә термометр баганалары +7 градус, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк. Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Татар-информ

фото: архив, kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk