2025 елда Татарстан ЗАГСларында 3 мең кешегә паспорт тапшырылган
Соңгы яңалыклар

2025 елда Татарстан ЗАГСларында 3 мең кешегә паспорт тапшырылган

ЗАГСларда мондый чаралар даими рәвештә оештырыла.

Узган ел республика ЗАГСларында барлыгы 3 мең мәктәп укучысына паспорт тапшырылган. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«2025 ел дәвамында без республиканың 47 ЗАГСында 3 мең укучыга тантаналы шартларда паспорт тапшырдык. Барлык ЗАГСларда да „Батырлык дәресләре“ үткәрәбез. Дәресләргә махсус хәрби операциядә катнашучылар, геройлар, ветераннар чакырыла. Быел да бу юнәлешне актив дәвам итәчәкбез», — дип сөйләде ул.

«Безнең геройларга» республика акциясе дә үткәрелә. Әлеге акция барышында яшьләр ЗАГСларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга котлау открыткалары яза. Шулай ук ЗАГС белгечләре посылкалар җыюда катнаша.

Фото: Михаил Захаров/ «Татар-информ»

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев