18 сәгатькә Кукмара районы буенча сайлаучыларның 66 %тан артыгы тавыш бирде
Соңгы яңалыклар

18 сәгатькә Кукмара районы буенча сайлаучыларның 66 %тан артыгы тавыш бирде

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Кукмара районында Татарстан парламентына сайлаулар тәртип бозуларсыз, оешкан төстә бара. 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның 66,7% үз тавышын бирергә өлгергән инде.

Исегезгә төшерәбез: бүген - Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Иртәнге сәгать 7дән районда - 73, шул исәптән Кукмара шәһәрендә 10 сайлау участокларында тавыш бирү башланды. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев