Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Яшь гражданнар форумы узды

Форум кысаларында актив укучылар район тормышын яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр

Кукмарада Яшь гражданнар форумы узды. Чарада 12-18 яшьлек 100дән артык укучы катнашты. Форум кысаларында укучылар үз проектларын эшләделәр һәм районны үстерү өлкәсендә тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Ачылу тантанасыннан соң алар өч командага бүленеп, билгеле бер вакыт эчендә район тормышын яхшырту буенча ун юнәлештә үз идеяләрен тәкъдим иттеләр: яшүсмерләрнең иҗади үсеше һәм мәдәнияте, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм, эшмәкәрлектә беренче адымнар, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары, экологик, патриотик тәрбия; балалар һәм яшьләр хокукларын яклау, волонтерлык эшчәнлеге һәм социаль яклау мәгариф һәм фән; балалар хәрәкәтен үстерү.

Барлык уй-фикерләр катнашучыларның бердәм карары буенча пленар утырышта кабул ителгән форумның резолюциясенә кертелде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X