ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда 15 сәгатькә 53,5% кукмаралы катнашты
Соңгы яңалыклар

ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда 15 сәгатькә 53,5% кукмаралы катнашты

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк

Кукмара районында Татарстан парламентына сайлаулар тәртип бозуларсыз, оешкан төстә бара. 15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның 53,5% үз тавышын бирергә өлгергән инде.

Исегезгә төшерәбез: бүген - Татарстан Республикасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау көне. Иртәнге сәгать 7дән районда - 73, шул исәптән Кукмара шәһәрендә 10 сайлау участокларында тавыш бирү башланды. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев