Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әтине сагыну (шигъри мизгел)

Киткән чакта, әткәй, иркәләдең, Сыйпадың һәм кочтың куеныңа. Ышандырдың: "Тиздән кайтырмын", - дип, Җиңеп кайту булган уеңда. Без дә сине исән кайтырсың дип, Тәрәзәдән күпме бакмадык. Күпме генә өзелеп сагынсак та, Юкка гына булды, кайтмадың. Көн дә синнән яхшы хәбәр көттек, Ничек икән диеп хәлләре? Безнең генә түгел, әнкәйнең дә...

Киткән чакта, әткәй, иркәләдең,

Сыйпадың һәм кочтың куеныңа.

Ышандырдың: "Тиздән кайтырмын", - дип,

Җиңеп кайту булган уеңда.

Без дә сине исән кайтырсың дип,

Тәрәзәдән күпме бакмадык.

Күпме генә өзелеп сагынсак та,

Юкка гына булды, кайтмадың.

Көн дә синнән яхшы хәбәр көттек,

Ничек икән диеп хәлләре?

Безнең генә түгел, әнкәйнең дә

Бик күп акты инде яшьләре.

Өч улыңны әтисез калдырды

Җан өшеткеч, салкын ул сугыш.

Бу афәтне күргән кешеләрнең

Төшләрендә һаман канкоеш.

Өч батырың үсте, алар - сафта,

Кулларыбыз эштән бушамый.

Ә йөрәктә "Әти" яши безнең,

Син үлгәнгә күңел ышанмый.

Зур Җиңүгә - 72нче яз!

Басуларда иген чәчелә.

Тик сугышның эзе яши әле

Әнкәбезнең ап-ак чәчендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев