Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гомер бит ул мәңге тоела (шигырь)

Юатасың минем күңелемне, Бирешмә син, диеп кайгыга. Минем күңелем охшап калды инде Сары яфрак койган каенга. Күңелемә ялгыз каен якын, Аңлый алар минем кайгымны. Көзләремдә яфрак коя инде Күңелемнең ялгыз каены. Ниләр уйлый икән ялгыз каен? Моңсу гына таңнар аталар. Ак каенның керсез яше булып, Яфраклары җирдә яталар. Уйламыйсың еллар...

Юатасың минем күңелемне,

Бирешмә син, диеп кайгыга.

Минем күңелем охшап калды инде

Сары яфрак койган каенга.

Күңелемә ялгыз каен якын,

Аңлый алар минем кайгымны.

Көзләремдә яфрак коя инде

Күңелемнең ялгыз каены.

Ниләр уйлый икән ялгыз каен?

Моңсу гына таңнар аталар.

Ак каенның керсез яше булып,

Яфраклары җирдә яталар.

Уйламыйсың еллар уза диеп,

Гомер бит ул мәңге тоела.

Көннәр белән узган яшьлегебез

Сары яфрак булып коела.

Яшәү яме сүнеп калган кебек

Кырау төшкән ап-ак каенга.

Күңел бит ул һаман тели икән

Бала чакта гына калырга.

Кәүсәрия ГАЛИУЛЛИНА

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk