«Урал» хуҗалыгы Россия күләмендә узган конкурста алтын медаль яулады
Көн темасы

«Урал» хуҗалыгы Россия күләмендә узган конкурста алтын медаль яулады

Аларның бу бәйгедә икенче тапкыр җиңүләре.

«Урал» хуҗалыгы Мәскәүдә онлайн рәвештә үткәрелгән «Алтын көз-2020» конкурсында катнашып, алтын медаль яулады. Бу хакта «Хезмәт даны» редакциясенә хуҗалыкның баш зоотехнигы Нурсил Галиев хәбәр итте.

«Без бу конкурска 2019-2020 елның ун айлык эш нәтиҗәләре, селекс программасы турында мәгълүматлар җибәргән идек», - диде Нүрсил Галиев.

Бу аларның әлеге бәйгедә икенче тапкыр җиңүләре, 2016 елда да алтын медальгә ия булганнар иде.

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев