Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык була.
Иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда томан төшүе ихтимал. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
10 мартта төнлә һава температурасы якынча нульгә кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +2...+7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шулай ук яңгыр явуы көтелә.
фото: Артур Зәкиев
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев