Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит!
Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Линар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк итәргә уйлады. Әлеге акциядә катнашу өчен 2...
Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит!
Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Линар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк итәргә уйлады. Әлеге акциядә катнашу өчен 2 - 26 майда "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Аны газетабызның hezmat_dani@mail.ru электрон адресына да юлларга мөмкин. Телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз. Акциягә 31 майда йомгак ясалачак.
Игътибар: Линар Баһамановның крестьян-фермер хуҗалыгында 27 майда каз бәбкәләре сатуга чыга. Телефоннары: 31-7-28. 89178606241.
Акцияне оештыручы -"Хезмәт даны" газетасы редакциясе. Акциянең сроклары: 2.05.2017-26.05.2017.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев