Адайдан Минзифа Фәхертдинова бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Көн темасы

Адайдан Минзифа Фәхертдинова бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Туган көн иясен котларга район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар килгән иде.

Бүген Адайдан Минзифа Фәхертдинова үзенең гомер бәйрәмен - 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Туган көн иясен котларга район башлыгының урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар килгән иде. Алар юбилярга изге теләкләрен җиткереп, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Минзифа апа һәркемгә рәхмәтен белдереп, рәхәт, матур тормыш теләде.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев