Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районының “Күкшел егетләре” дөньяга чыга

Фильмнар журналистлар өчен Г.Камал театрының Кече залында 1 апрельдә күрсәтелә. (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 апрель көнне Салават Юзеев өч татарометражка һәм бер этнографик документаль фильмын журналистларга тәкъдим итә. Бу хакта "Татар-информ"га Салават Юзеев үзе хәбәр итте. Татарометражка - Салават Юзеевның «Инновация» студиясендә уйлап табылган яңа жанры. Моннан...

Фильмнар журналистлар өчен Г.Камал театрының Кече залында 1 апрельдә күрсәтелә.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 1 апрель көнне Салават Юзеев өч татарометражка һәм бер этнографик документаль фильмын журналистларга тәкъдим итә. Бу хакта "Татар-информ"га Салават Юзеев үзе хәбәр итте.

Татарометражка - Салават Юзеевның «Инновация» студиясендә уйлап табылган яңа жанры. Моннан ике ел элек аның 1нче сезоны төшерелгән иде. Быел инде 2нче сезоны тәкъдим ителә. Фильмнарның сценарие - Ркаил Зәйдулла белән Салават Юзеевның уртак хезмәте. Алар «Сүрелмәс мәхәббәт" («Любовь до гроба»), «Мин киллер» («Кое-что из ее дневника»), «Батыр, кая син?» («Батыр, где ты?») дип атала.

"Без татарометражкалар белән беррәттән "Күкшел егетләре" ("Кукморские парни") яңа документаль фильмын да күрсәтергә булдык. Хәзер этнография темасы халыкта кызыксыну тудыра", - ди Салават.

Фильмнар журналистлар өчен Г.Камал театрының Кече залында күрсәтелә.

Башлана - 16.00.

Соңыннан фильмны төшерүчеләр белән фикер алышу булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk