Укытучылар тәртип бозучылар һәм сәләтлеләр белән эшли белми
Хәбәрләр

Укытучылар тәртип бозучылар һәм сәләтлеләр белән эшли белми

22 процент мөгаллим үзен авыр холыклы яшүсмерләр белән ничек тотарга, ә 14 проценты сәләтле балалар белән ничек эш итәргә белми. (Казан, 14 март, "Татар-информ"). "Югары Икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университетында укытучыларга нинди өлкәдә һөнәри белемнәр җитмәвен тикшергәннәр. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Баксаң, күп кенә мөгаллимнәр инвалид балалар һәм авыр...

22 процент мөгаллим үзен авыр холыклы яшүсмерләр белән ничек тотарга, ә 14 проценты сәләтле балалар белән ничек эш итәргә белми.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). "Югары Икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университетында укытучыларга нинди өлкәдә һөнәри белемнәр җитмәвен тикшергәннәр. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Баксаң, күп кенә мөгаллимнәр инвалид балалар һәм авыр яшүсмерләр белән аралашу осталыгына ия түгел икән. Шулай ук алар компьютер һәм мәгълъмати технологияләр белән эшләгәндә дә каушыйлар.

"Югары Икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты үткәргән сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 2014 укытучы катнашкан. Тикшерү барышында 3 проблемалы өлкә билгеләнгән. Мөгаллимнәр фикеренчә, 2016/17 уку елында нәтиҗәле эшләр өчен укучылар белән аралашу буенча һөнәри күнекмәләр җитми (22 процент), сәламәтлеге якыннан чикләнгән балалар белән эшләү методикасы юк (18 процент). Шулай ук 15 процент укытучы компьютер һәм заманча технологияләр буенча кирәкле күнекмәләргә ия түгел икәнен белдергән.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев