Төзелеш министрлыгы проблемалы 33 объектка мониторинг ясый, анда 4211 кеше фатир алган.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Якын арада Татарстан Хөкүмәте өлешләп төзү объекты проблемалары буенча эшне координацияли торган махсус фонд булдырачак. Бу хакта министрлыкның йомгаклау коллегиясендә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Хәзер идарә тармагы проблемалы 33 объектка мониторинг ясый, анда 4211 кеше фатир алган.
Узган ел Татарстанда проблемалы 6 йортны файдалануга тапшырганнар, алардан 1004 өлешче фатир алган, диде министр.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев