Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
Хәбәрләр

Татарстанда -25 градуска кадәр суыта

Урыны белән бераз кар явачак.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр итүләренчә, иртәгә - 20 гыйнварга каршы төндә республикада һава температурасының шактый түбән төшүе көтелә.

Татарстанда аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -15..-20, аязган вакытта -25 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез -11..-16 градус салкын. Юлларда бозлавык күзәтелә, дип хәбәр итә синоптиклар.

Казанда төнлә аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә -17..-19, аязган вакытта -23 градуска кадәр салкынайтачак. Юлларда бозлавык.

Көндез аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. -12..-14 градус салкын. Юлларда бозлавык.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев