Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село Чура авылы китапханәчесе якташ язучыбыз Рәниф Шәриповка багышланган әдәби кичә үткәрде

Село Чура авылы китапханәчесе Лидия Азина якташ язучыбыз Рәниф Шәриповка 65 яшь тулу уңаеннан "Көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхес" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Килгән кунакларга алар үзләренең матур җырларын, язучы һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Авыл яшьләре "Мәхәббәткә...

Село Чура авылы китапханәчесе Лидия Азина якташ язучыбыз Рәниф Шәриповка 65 яшь тулу уңаеннан "Көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхес" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Килгән кунакларга алар үзләренең матур җырларын, язучы һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Авыл яшьләре "Мәхәббәткә тел кирәкме" дип исемләнгән хикәясен сәхнәләштереп, укучыларга, килгән кунакларга бик матур итеп уйнап күрсәттеләр. Шулай ук китапханәче Рәниф Шәриповның тормыш юлы һәм иҗаты хакында мәгълүмат бирде, китаплары белән таныштырып, язучның тормышын һәм иҗатын яктырткан презентация күрсәтте. Соңыннан Лидия Азина килгән кунакларны чәй табынына дәшеп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.

фото: ranifsharipov.blogspot.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев