Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

РДКда “Театр – күңел көзгесе” дигән балалар смотр-конкурсына нәтиҗә ясалды (фото)

Район Мәдәният йортында балалар театр коллективлары арасында узган "Театр - күңел көзгесе" дигән смотр-конкурска нәтиҗә ясалды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева катнашты. Тантанага килүчеләр өчен Зур Сәрдек авылыннан Гөлфия Сәфәргалиева җитәкчелегендәге "Алтын битлек" театр коллективы тарафыннан Рафис Корбанның "Керпе кызы дуслар эзли" дигән спектакле сәхнәләштерелде. Бәйгедә район...

Район Мәдәният йортында балалар театр коллективлары арасында узган "Театр - күңел көзгесе" дигән смотр-конкурска нәтиҗә ясалды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева катнашты. Тантанага килүчеләр өчен Зур Сәрдек авылыннан Гөлфия Сәфәргалиева җитәкчелегендәге "Алтын битлек" театр коллективы тарафыннан Рафис Корбанның "Керпе кызы дуслар эзли" дигән спектакле сәхнәләштерелде.

Бәйгедә район мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан 29 коллектив катнашты. Җиңүчеләр "Елның иң яхшы спектакле", "Иң яхшы сәнгатьчә бизәлеш", "Иң яхшы актерлык ансамбле", "Башкару осталыгы өчен" номинацияләрдә бүләкләнде. Аларга Мактау грамотасы, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип яза "Наш Кукмор".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев