Хәбәрләр

Район башлыгы кукмаралыларны Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлады

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады. -Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез үзенең...

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне.

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады.

-Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде, - диелә котлауда. -Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев