Лубянда 44 гаилә яңа фатирлы булачак (фото)
Хәбәрләр

Лубянда 44 гаилә яңа фатирлы булачак (фото)

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатында, республика програмасы буенча Лубянда яңа йортлар төзелә. Завод урамындагы 4әр фатирлы 5 йортны инде әзер дисәк тә була. Биредә инде су кертелгән, канализация дә үткәрелгән. -Алга таба газ һәм ут кертеп, территорияне төзекләндерәсе генә калып бара. Ленин урамында - 4, Гагарин урамында...

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшырту максатында, республика програмасы буенча Лубянда яңа йортлар төзелә. Завод урамындагы 4әр фатирлы 5 йортны инде әзер дисәк тә була. Биредә инде су кертелгән, канализация дә үткәрелгән.

-Алга таба газ һәм ут кертеп, территорияне төзекләндерәсе генә калып бара. Ленин урамында - 4, Гагарин урамында - 2, Эшчеләр тыкрыгы урамында 1 йорт сафка басачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Ахмадуллин. - Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Йортларга муниципаль йортларда яшәгән 44 гаилә күченәчәк.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев