Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кыңгырау” бакчасы тәрбиячесе Олеся Егорова республика конкурсында беренчелекне алды

Ноябрь аенда рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм татарча эшлим - 2015" II республика конкурсының зона өлеше үткәрелде. Анда Кукмарадагы "Кыңгырау" балалар бакчасының кече төркем тәрбиячесе Олеся Егорова беренче урынны алды. Арчада үткән бәйгенең финал өлешеннән дә Олеся зур уңыш белән кайтты - республика күләмендә беренчелекне алды....

Ноябрь аенда рус телендә сөйләшүче тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм татарча эшлим - 2015" II республика конкурсының зона өлеше үткәрелде. Анда Кукмарадагы "Кыңгырау" балалар бакчасының кече төркем тәрбиячесе Олеся Егорова беренче урынны алды. Арчада үткән бәйгенең финал өлешеннән дә Олеся зур уңыш белән кайтты - республика күләмендә беренчелекне алды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды.

-Мин балалар белән үткән һәр көнгә сөенәм. Аларның минем янга елмаеп килүләре, ашыга-ашыга миңа кызыклы яңалыкларын сөйләүләре зур шатлык. Минемчә, бу тәрбияче өчен олы бәя, бу барлык мактаулардан да өстен. Балаларның көндәлек тормышын кызыклы итү өчен мин һәрвакыт яңалык эзләргә тырышам. Без алар белән төрле ачышлар үткәрәбез, әкиятләр күрсәтәбез, табигый материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Мин аларны матурлыкны күрә белергә, сакларга, ярдәм итәргә өйрәтәм. Мин тәрбияләгән балалар тормышта үз урынын табар дип өметләнәм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев