Хәбәрләр
Кулланылган машина сатып алучылар арткан
Россиядә быелның февралендә кулланылышта булган 370 мең җиңел автомобиль сатылган. Бу - 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,9 %ка күбрәк.
"Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенчел автомобиль базарында лидер - LADA машиналары. Алар гомуми сатылган автомобильләрнең 28 %ын биләп тора, ягъни 103,1 мең машина дигән сүз.
Чит ил машиналары...

Чит ил машиналары арасында Toyota күп (42,6 мең) сатылган. Аннан кала Nissan автомобиленә дә сорау зур булган - 20 мең машина сатылган.
Елның беренче ике аенда Россиядә кулланылышта булган 678,8 мең автомобиль сатылган. Бу узган елның шул вакытына караганда 2,1 %ка күбрәк дигән сүз.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев