Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарадан Регина Хәкимҗанова "Татар кызы - 2015" бәйгесенең финалына узды (+Фото)

Арча Мәдәният йортында «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте. Анда Арчадан Җәмилә Яруллина, Сабадан Миләүшә Рамазанова, Әтнәдән Айсылу Гарипова, Югары Осланнан Гөлфия Абдуллина һәм Кукмарадан Регина Хәкимҗанова катнашты. Бәйге барышында Регинаның ярдәмче төркем белән «Кыз елату» йоласын бик матур итеп сәхнәләштерүе бик отышлы булды. Жюри җитәкчесе, Бөтендөнья...

Арча Мәдәният йортында «Татар кызы-2015» Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте. Анда Арчадан Җәмилә Яруллина, Сабадан Миләүшә Рамазанова, Әтнәдән Айсылу Гарипова, Югары Осланнан Гөлфия Абдуллина һәм Кукмарадан Регина Хәкимҗанова катнашты.
Бәйге барышында Регинаның ярдәмче төркем белән «Кыз елату» йоласын бик матур итеп сәхнәләштерүе бик отышлы булды.
Жюри җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белдергәнчә, бу конкурс Чиләбе өлкәсендә яралып, бүген инде Бөтендөнья татар конгрессы һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән илкүләм зур чарага әверелгән. Быел ул шушы рәвештә беренче тапкыр үткәрелә. 14 сентябрьдә аның республика финалы, ә 16 октябрьдә Чиләбедә җиңүчесе билгеләнәчәк.
Бәйгегә килгәндә, ахыргы зонадан Татарстан финалына райондашыбыз Кукмара чибәре Регина Хәкимҗанова узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев