Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада узган “Зур фәндә минем урыным” дигән конференциядә 101 укучы катнашты

Якташыбыз, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән галим, мактаулы радист, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, йөзләгән фәнни эш авторы Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевны районда белмәүчеләр сирәктер. Тумышы белән Мәчкәрә авылыннан ул. Рөстәм аганың Мәскәүдә яшәүче улы Илдар әфәнде дә тирә-юньгә танылган кеше. Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы, техник фәннәр докторы Илдар...

Якташыбыз, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән галим, мактаулы радист, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, йөзләгән фәнни эш авторы Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевны районда белмәүчеләр сирәктер. Тумышы белән Мәчкәрә авылыннан ул. Рөстәм аганың Мәскәүдә яшәүче улы Илдар әфәнде дә тирә-юньгә танылган кеше. Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев әтисе истәлеген олылап ел саен Кукмарага кайта, ата-бабаларының туган ягында була, "Зур фәндә минем урыным" дигән фәнни-гамәли конференциядә катнаша. Быел да якташыбыз күренекле галимнәр, фән эшлеклеләре белән кайткан иде. Шагыйрә, провизор Г.Үтәмешева, Казан медицина көллияте укытучысы Г.Ногманова, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни-техник иҗат бүлеге мөдире А.Макароваларның да конференциядә катнашуы зур мәртәбә булды.

Сәләтле балаларны үстерү, аларны фәнни эшләргә тарту максатында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Россия табигый фәннәр академиясе, район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган конференциядә 101 укучы үзенең фәнни-тикшеренү эшен тәкъдим итте.

Укучыларның эшләре 7 секциягә бүленеп тыңланды. Беренче урынга лаек булучылар менә кемнәр:

"Экология, география" секциясе: Эльвина Әхмәтҗанова, Манзарас

"Физик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше" секциясе: Вероника Новокшонова, Чарлы

"Техник иҗат" секциясе: Сәйдәш Мифтахов, Сәрдекбаш

"Декоратив-гамәли иҗат" секциясе: Лилия Баһаветдинова, Кукмара 4нче мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk