Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада рөхсәтсез салынган гаражларны алу буенча эш дәвам итә

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән шул хакта әңгәмә

Күпкатлы йортлар янындагы гараж-сарайларны сүтү яки башка урынга күчерү, территорияне чистарту, төзекләндерү мәсьәләләре турында газета битләрендә күп тапкырлар язылды. Әмма әлеге тема бүген дә мөһимлеген югалтмый. Рөхсәтсез салынып, бүгенгәчә алынмый калган гараж-сарайлар әле дә байтак. Беренчедән, тиешсез урынга төзелгән бу корылмалар шәһәр урамнарын ямьсезләп торса, икенчедән, алар территорияне төзекләндерүне тоткарлыйлар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән шул хакта сөйләштек.

-Без шәһәрнең чиста, матур, төзек булуын телибез. Кешеләргә уңайлы мохит тудыру, ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдыру өчен тырышабыз. Ә гаражларның вакытында алынмавы, яки, мәсәлән, унысының алынып, берсенең үз урынында калуы әлеге эшләрне тоткарлый. Мисал итеп, Ленин урамы 157нче йорт янын гына күз алдына китерик. Биредә дә башта гаражларны теләмичә, авырлык белән генә алдылар, хәзер анда менә дигән спорт мәйданчыгы ясала. Күп кенә күңелсез хәлләргә сәбәпче булган сумала базы ябылды, аның урынын тигезләп, агач утыртылачак, машина кую урыны булачак. Әлбәттә, барысын да бер көндә генә башкарып бетереп булмый, анда әле эш язын да дәвам итәчәк, - диде Райнур Нотфуллин. - Тик кайбер кешеләр әлеге эшләрне башкаруда каршылык тудыра, гаражларны сүтү яки башка урынга күчерү белән килешмиләр. Югыйсә, барлык эшләр дә закон нигезендә үтәлә. Бүгенге көндә 16 кешенең эше судка бирелде, суд законсыз куелган гаражларны алырга дигән карар чыгарды. Бу карар үтәлмәгән очракта, әлеге эшләр суд приставларына тапшырылачак. Мондый күңелсез хәлләргә барып җитмичә, мәсьәләне тыныч хәл итәсе иде. Аннан тыш, гаражлар куелган җирләрдән өч ел дәвамында законсыз рәвештә файдаланган өчен өстәмә түләү дә каралган.

Әйе, күпләрнең озак еллар кулланган әлеге корылмалардан баш тартасы килми. Әмма Кукмараның төзеклеге барыбыз өчен дә кирәк бит. Балалар өчен уен, спорт мәйданчыклары булдырылса, утырып ял итәргә эскәмияләр куелса, агач-куаклар утыртылса, матуррак булмасмы?!

-Бүгенге көндә һәрбер ишегалдында, гаражлардан бушаган урыннарда планлаштырылган эшләр бар. Күпкатлы йортларда торучылар үзләре дә шушы проектларны эшләүдә актив катнашсыннар, үз фикерләрен белдерсеннәр иде, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе. - Кайбер йорт комитеты җитәкчеләре үзләре: "Без менә шулай булуын телибез", - дип, проектын сызып алып киләләр. Моның бер авырлыгы да юк: шул йортта яшәүчеләр белән җыелырга һәм карандаш алып, фикер-тәкъдимнәрне кәгазь битенә төшерергә генә кирәк. Без аны үз чиратыбызда, белгечләр белән карап, төзәтмәләр кертеп эшләп бетерәчәкбез.

"Кызыл линия"не үтеп, шәхси йорт каршыларына салынган гаражлар да шәһәребезне бизәми. Райнур Нотфуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шундый 88 гараж бар икән. Җиргә хокукы яки аны раслаучы документы булмаган килеш җирдән файдаланган өчен гараж хуҗаларына "Росреестр" идарәсе тарафыннан кисәтү кәгазьләре тапшырыла. Билгеле бер вакыт аралыгында гаражлар алынмаган очракта беркетмә төзелеп, штрафка тартылачаклар.

"Росреестр" идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, физик затларга 5 мең сумнан алып, 10 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk