(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Район Мәдәният йорты 14 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Әниләр көненә багышланган шигырь һәм җыр конкурсы уздыра, дип яза "Наш Кукмор" төркеме. Бәйге 4 яшь категориясендә үтәчәк: -3 яшьтән 7 яшькә кадәр; -8 яшьтән 15 яшькә кадәр -16 яшьтән 30 яшькә кадәр -30 яшьтән өлкәнрәкләр. Җырлар,...
(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). Район Мәдәният йорты 14 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Әниләр көненә багышланган шигырь һәм җыр конкурсы уздыра, дип яза "Наш Кукмор" төркеме. Бәйге 4 яшь категориясендә үтәчәк:
-3 яшьтән 7 яшькә кадәр;
-8 яшьтән 15 яшькә кадәр
-16 яшьтән 30 яшькә кадәр
-30 яшьтән өлкәнрәкләр.
Җырлар, шигырьләр, прозадан өзекләрнең нинди телдә башкарылуы мөһим түгел.
Кукмара поселогында яшәүчеләр өчен сайлап алу туры 14 ноябрьдә, сәг. 9.00дә; авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен сайлап алу туры 15 ноябрьдә, сәг.9.00дә район Мәдәният йортында узачак.
Гала-концерт 24 ноябрьдә район Мәдәният йортында үтә. Башлана 19.00 сәг.
Һәрбер яшь категориясендә җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев