Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада мөселман яшьләренең хоккей турниры узды (+фото)

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Кукмара мөхтәсибәте белән берлектә "Олимп" боз сараенда мөселман яшьләребез арасында хокей турниры уздырды. Әлеге чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең җыелма командасы, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче мөхтәсибәтләре командалары катнашты. Турнирда көч сынашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулин, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар сәламләде. Хоккейчы яшьләрнең...

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Кукмара мөхтәсибәте белән берлектә "Олимп" боз сараенда мөселман яшьләребез арасында хокей турниры уздырды. Әлеге чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең җыелма командасы, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче мөхтәсибәтләре командалары катнашты. Турнирда көч сынашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулин, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар сәламләде.

Хоккейчы яшьләрнең уеннарын тамаша кылырга халык бик күп килде. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та бар иде.

Киеренке ярыштан соң беренче урынга Сарман мөхтәсибәте командасы чыкты. Икенче урынны - Казан, ә өченче урынны Кукмара мөхтәсибәте алды. Турнирда катнашучыларның һәммәсенә дә Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре, ә беренче урынны алучы командага кубок тапшырылды.

Сүз уңаеннан: Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенең җыелма командасы составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулин да уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk