Шунысы игътибарга лаек: 7 яшькә кадәрге балалар арасындагы төркемдә катнашучылар арасында ике яшьлек балалар да булган. Алар - Вахит авылыннан Сөләйман Сәмигуллин һәм Югары Казаклар авылыннан Мәрьям Вәлиуллина.
Иң өлкән катнашучылар да аерым билгеләп узылган: ирләр арасында - Мамадыш районы Олыяз авылыннан Мәгъсүм Нәсыйбуллин (79 яшь) һәм Кукмара бистәсеннән Габделәхәт Хәйретдинов (78 яшь), ә хатын-кызлар арасында - Купка авылыннан Нәкыя Зарипова (69 яшь) һәм Кукмарадан Миңсылу Бәдретдинова (68 яшь) иң өлкән катнашучы булып танылган.
Нет комментариев